Шырпы белән уйнама.

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Утның  куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында балаларга  әти-әни өйдә,ә балалар бакчасында тәрбияче сөйләргә тиеш. Бүген,безнең Олы Нырсы  балалар бакчасында Теләче һәм Саба районнары буенча өлкән инскпектор Тимерханов Л.М. булды һәм балалар белән “Ут белән шаярма” дигән темага әңгәмә үткәрде. Иң беренче янгынны булдырмау өчен бөтен таләпләрне төгәл үтәргә кирәклеген әйтте. Бала кечкенәдән үк нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен  аңлап үсәргә тиеш. Шырпы, электр җиһазларына тимәскә кирәклеген аңлатты. Ленар Марселович  әңгәмә вакытында  балаларны өстәмә чыгу ишекләре һәм огнетушитель белән таныштырды. Янгын чыккан вакытта якында гына урнашкан ишектән чыгарга, ләкин балалар тәрбияченен, я булмаса башка  олы кешенең әйткән сүзен тынларга тиеш икәнлеген исләренә төшерелде. Әңгәмәдән соң, балалар үзләренең белгәннәре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International