19 мартта, Шармыш авылы китапханәчесе яшь буында табигатькә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан «По зеленой опушке к библиотечной избушке» күргәзмәсе янында «Почемучки» клубы балалары белән викторина-әңгәмә үткәрде. Катнашучылар урман, аның безнең тормышта әһәмияте турында белделәр, урмандагы төп тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара урманга һәм анда яшәүчеләренә багышланган викторина белән дәвам итте. Ул «Хоровод деревьев», «Грибная поляна», «Поляна птиц» и «Поляна животных» кебек уен-биремнәрдән торды. Ахырда нәтиҗәләр ясалып кемнең урманны яхшырак белүе ачыкланды.