Кошлардан башка табигать җансыз.

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Кошлар безнең өчен бик кадерлеләр, алар – гүзәл табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти.  Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы  кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү максаты белән 20 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре ”Кошларым, кошкайларым”дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашып, үзләре яраткан кошларын кәгазь битенә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International