22 март көнне Баландыш төп мәктәбендә “Хуш киләсең, Нәүрүз” исеме астында бәйрәм чарасы уздырылды.
Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе Яңа елның беренче ае булып йөргән. Көннең төнне куып җиткән вакытында үткәрелүче Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.
Мәктәбебез укучылары да әлеге бәйрәмне күтәренке рух белән, сөенеп, төрле күңелле уеннар уйнап үткәрделәр. Соңыннан тәмле коймак һәм хуш исле кайнар чәйдән авыз иттеләр.