Кичке озын кышкы кичләрне борынгы заманнарда кызлар бергә җыелышып кич утырганнар, яраткан шөгылләре белән вакытны файдага уздырганнар: чигү чиккәннәр, каба артына утырып йон эрләгәннәр.

2022 елның 25 марты, җомга

Ә соңыннан үз эшләрен кичектереп, күңел ачканнар: җырлар җырларганнар, төрле уеннар уйнаганнар, шаяртулар сөйләгәннәр. Бүгенге көндә “каба” сүзе иске яңгырашлы сүз. Әмма әбиләребез заманында хатын-кыз тормышын ансыз күз алдына да китереп булмаган. 16 март көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе укучыларны халкыбызның халык мәдәнияте, көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Шулай ук катнашучылар эш артыннан яңгыраган борынгы җырларны да ишетте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International