“Татар өенә сәяхәт”

2022 елның 25 марты, җомга

2022 ел Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Татар өенә сәяхәт” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Алар “Халык җәүһәрләре берләшмәсенә йөрүче балалар белән Максабаш авылының тыл ветераны Флера Минһаҗевада кунакта булдылар. Флера әби балаларны үзе өчен кадерле булган, буыннан-буынга сакланып килгән истәлекле әйберләре белән таныштырды. Алар арасында үз куллары белән чиккән сөлгеләр, ашъяулык, кашага, намазлык кебек әйберләр бар. Флера әби аларның һәрберсе белән бәйле хәтирәләрен яңартты, үзенең яшь вакытындагы  авыр тормышы турында  балаларга сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International