6-11класс укучылары өчен "Цифр дәресе" уткәрелде. Информатика укытучысы И.И.Хамидуллин интернет челтәрендә куркынычсызлык турында кызыклы һәм файдалы мәгълүмат бирде. Укучылар интернет сайтлардан файдаланганда нинди куркыныч янавын ачыкладылар. Үзең турында социаль челтәрләрдә төгәл информация бирүнең зыянын видероликлар аша күзәттеләр. Антивирусникларны куллануның файдасын бәяләделәр. Финанс куркынычсызлыгы, кибебуллинг төшенчәләре турында аңлатма алдылар.