Яз җитү белән туган ягыбызга күчмә кошлар кайта башлый. Шул уңайдан безнең балалар бакчасында “Скворечник – дом веселого скворца!” исемле акция үтте. Акциянең максаты - балаларда экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, табигать күрке булган кошларыбызны саклау. Әлеге чаралар аша балаларда туган ягыбызга карата хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү. Акция барышында балалар кызыксынып кошлар турында рәсемнәр, видеофильмнар карадылар, аппликация ясадылар, кошлар турында шигырьләр өйрәнделәр. Әтиләр балалар белән бергә сыерчык оясы ясадылар. Ясалган оялар өй, балалар бакчасы тирәләренә эленә. Яраткан сайрар кошларыбыз безнең янәшәдә генә булсыннар, безне сөендерсеннәр дибез.