20 март көнне Сауш авылы китапхәнәчесе мәдәният йорты һәм мәктәп белән бергәлектә “Нәүрүз - түрдән уз!” язны каршы алу бәйрәме үткәрде.

2022 елның 25 марты, җомга

Бәйрәмне алып баручы килгән кунакларны Нәүрүз бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә чакырылган иде. Балалар һәм олылар кичә барышында халкыбызның милли уеннарында катнашты, авылыбыз үзешчәннәре әзерләгән концерт номерларын карады. Бәйрәмгә килүчеләргә казанда пешкән пылау һәм кайнар коймак тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International