22 нче март көнне Теләченең 1 нче балалар бакчасы "Теләче муниципаль районы татар Конгрессы" район иҗтимагый оешмасы һәм мәгариф бүлеге белән берлектә "Нәни энҗеләр"бәйгесе үткәрде. Конкурсның максаты-үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасына карата кызыксынуларын арттыру, гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә аңлы караш формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең күп төрлелеген ачучы халык гореф-гадәтләре белән якынайту. Конкурс таләпләренә туры китереп, балалар үзләре белән таныштырдылар һәм үзләренең белемнәре беләну ртаклаштылар. Ә икенче өлештә гаилә традицияләре, туганлык элемтәләре турында горурланып сөйләделәр. Һәр катнашучы диплом һәм истәлекле бүләк алды. Бүләкләү тантанасыннан соң чәй эчү оештырылды. Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында тәрбияләнүче Хисамутдинов Камиль дә конкурста катнашты һәм "Нәфис сүз остасы" дигән диплом белән бүләкләнде.