Чыннан да, шигырь уку яки тыңлау һәркемгә дә көндәлек мәшәкатьләрне онытып торып, ял итәргә, рухи байлык тупларга ярдәм итә ала. 21 нче март - Дөньякүләм шигърият көне билгеләп үтелү дә юкка гына түгел. Шул уңайдан Баландыш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылдашлар арасында "Ач, шигърият, серләреңне" дип исемләнгән флешмоб игълан итте. Бу көнне Баландыш халкының олысы да, кечесе дә төрледән-төрле матур шигырь укыган видеолары белән уртаклашты. Аеруча да куандырганы - шигырь сөючеләр арасында нәни дусларыбызның күп булуы. Һәр катнашучыга да рәхмәтебезне белдерәбез һәм алга таба да шундый актив, иҗат сөюче булып калуларын телибез.