23 март көнне Теләче урта мәктәбендә “Гуманитар цикл дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру буенча интерактив алым” темасына методик семинар-практикум үтте. Бирегә рус теле һәм әдәбияты, инглиз һәм татар теле, әдәбияты укытучылары, район мәгариф бүлеге методистлары чакырулы иде. Килгән мөгаллимнәр Теләче урта мәктәбе укытучыларының ачык һәм осталык дәресләрен карады. Укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру буенча педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру – ачык дәресләр әлеге теманы чагылдырып күрсәтелде. Мәгариф тармагында белем бирү гел яңа алымнар, яңалыклар белән эшләүне сорый. Уку грамоталылыгы - фукциональ грамоталылыкның бер юнәлеше булып тора. Семинар әлеге юнәлештәге яңалыклар белән таныштыру максатыннан чыгып үткәрелде. Әлегедәй семинарлар район мәктәпләрендә киләчәктә дә дәвам итәчәк.