“SCHOOL PERFORMANCE”

2022 елның 25 марты, җомга

1 декабрьдән алып 20 январь көннәрендә чит телләр буенча мәктәп театр коллективларының Республика “SCHOOL PERFORMANCE” фестиваль-конкурсының муниципаль туры үткәнен хәбәр иткән идек. Конкурста барлыгы,  7 мәктәптән 2-8 сыйныф укучылары катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча 5-8 сыйныфлар арасында Теләче урта мәктәбеның театр коллективы 1 урынга лаек булды. 22 март көнне тетар коллективы Яшел Үзән шәһәрендә, Республика турында катнашып кайтты. Барлыгы 20 мәктәп театр коллективы катнашкан конкурсның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.  Җитәкчеләре: инглиз теле укытучылары Алексеева Ләйлә Госман кызы, Хамидуллина Ләйлә Камил кызы,  Ахметзянова Айсинә Рәис кызы, Гыймаева Ания Сәлмән кызы, Мифтахова Венера Габдулла кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International