Бу эшне кечкенәдән башларга кирәк бит. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә экологик белемнәр нигезләрен үзләштерү аеруча нәтиҗәле, чөнки сабый табигатьне бик эмоциональ рәвештә кабул итә. Хәзерге вакытта Россиядә экологик тәрбия балалар белән эшләүдә өстенлекле юнәлеш булып санала. Үзәк балалар бакчасында «тере почмагы» булган экология кабинеты бар. Тере почмакта ике диңгез таш бакасы һәм алтын балыклар яши. Тәрбияләнүчеләр аквариумны һәм анда яшәүчеләрне зур кызыксыну белән карыйлар. Тере объектларны күзәтү бик мавыктыргыч һәм кызыклы, тәрбияләнүчеләрнең эмоцияләре һәм тәэсирләре күп.
Бүген зурлар төркеме балалары балыкларны күзәттеләр. Алтын балыклар алар алдында йөзеп, матурлыкларын күрсәттеләр. Аквариумдагы балыкларны караганнан соң, балалар аларның тән төзелеше, тәнкәләренең саклану функциясе турында искә төшерделәр. Балыкларны ничек караулары, аларның нинди булуы турында сөйләделәр. Аквариумдагы ташларны, су үсемнәрне карадылар. Ошаган балыкны тасвирладылар. Тәрбияләнүчеләр балыкның геройлары булган әкиятләрне искә төшерделәр. Балык тоту турында бармак гимнастикасын күрсәттеләр.