Ул баланың эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый, дөньяны танып белү һәм кабул итүне үстерү чараларының берсе булып тора. Пластилинның файдасы аның нәтиҗәсендә түгел,ә лепкада. Сабыйның пластилин туплавын, аннан кисәкләрен өзүен, аларны кул арасында йөртүен мөһим. Бүген олы төркем балалары тәрбияче Зиннәтуллина З.Р. белән берлектә куян аланын ясадылар.