22 март көнне безнең төп мәйданчыкта Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында "Теләче муниципаль районы татар Конгрессы" район иҗтимагый оешмасы һәм мәгариф бүлеге белән берлектә "Нәни энҗеләр"бәйгесе үткәрелде. Конкурсның максаты-үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасына карата кызыксынуларын арттыру, гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә аңлы караш формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең күптөрлелеген ачучы халык гореф-гадәтләре белән якынайту. Безнең Лесной балалар бакчасында тәрбияләнүче Исламова Нәфисә бу конкурста катнашып, "Милли җанлы кыз"номинациясендә җиңүче булды.Конкурс ике этаптан торды: танышу һәм генеалогик агач. Ә икенче өлештә гаилә традицияләре, туганлык элемтәләре турында горурланып сөйләделәр. Һәр катнашучы диплом һәм истәлекле бүләк алды