Бу очрашу балаларда ватан тарихына кызыксыну уятуга, хөрмәт һәм патриотизм хисе тәрбияләүгә юнәлтелгән. Балалар, интеллектуаль викторинада катнашып, Россия Конституциясе тарихы, дәүләт төзелеше, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат алдылар. Ахырда, очрашуга әзерләнгән тематик китап киштәсенә күзәтү ясалды.