«Цифр дәресе» проекты — цифрлы күнекмәләргә өйрәтү һәм программалаштыру буенча гадәти булмаган дәресләр сериясе. 25 март көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Интернетта куркынычсызлык” темасына “Цифр дәресе” үткәрелде. Дәрес хәзерге вакытта кирәк булган санлы белемнәрне һәм күнекмәләрне үстерүгә юнәлтелгән. Без цифрлы дөньяда яшибез һәм көн саен зур мәгълүматлар белән очрашабыз. Сыйныф сәгате вакытында укучылар " Челтәрдә куркынычсызлык нәрсә ул?", "Нинди куркынычлар бар?,”Антивируслар ни өчен кирәк?", "Нәрсә ул финанс куркынычсызлыгы?” дигән материаллар белән таныштылар. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар .