«Сөлге, кулъяулыгым – милли бизәгем».

2022 елның 25 марты, җомга

Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Сөлге, кулъяулыгым - милли бизәгем» исеме астында кызыклы экскурсия үткәрделәр. Чара Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасны саклау елы кысаларында әзерләнде. Мәдәният хезмәткәрләре “Әбиемнең серле сандыгына” экскурсия оештырдылар. Чара барышында балаларга әби-бабайларыбыз киеп йөргән милли киемнәре турында сөйләнде. Катнашучылар татар халкы элек-электән үк кул эше белән дан тотканын белделәр. Әгәр әбиләребез сөлге чиккән булса, безнең бабаларыбыз кәрзин, бишек үрү белән шөгыльләнгәннәр. Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру һәм аларны киләчәк буынга тапшыру максатыннан уздырылган әлеге кичә "Түбәтәй" уены белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International