Интернет челтәрендә мәгълүмати иминлек буенча бердәм дәрес

2022 елның 25 марты, җомга

   2022 елның 25 мартында   Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбендә интернет челтәрендә мәгълүмати куркынычсызлыкның бердәм дәресенә багышланган чаралар үткәрелде. Чараларның төп максатлары: балигъ булмаган балаларның һәм аларның ата-аналарының мәгълүмати иминлеген заманча мәгълүмат-телекоммуникация мохитендә үзләрен җаваплы һәм куркынычсыз тоту күнекмәләрен тәрбияләү юлы белән тәэмин итү. Түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1) Балигъ булмаганнарның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерергә сәләтле, РФ территориясендә тыелган яисә чикләнгән мәгълүмат төрләре турында, шулай ук мондый мәгълүматны таратуның тискәре нәтиҗәләре турында укучыларга мәгълүмат бирү;

 2) Мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрендә, аерым алганда, Интернет һәм мобиль (кәрәзле) элемтә челтәрләрендә мондый мәгълүматны законсыз тарату ысуллары турында укучыларга мәгълүмат бирү;

3) Интернет һәм мобиль элемтә хезмәтләреннән җаваплы һәм куркынычсыз файдалану кагыйдәләренә, башка электрон элемтә һәм коммуникация чараларына, шул исәптән Интернет челтәрендә хокукка каршы һәм башка иҗтимагый-куркыныч янаулардан саклау ысулларына өйрәтү.

4) Белем алучыларны мәгълүмати-телекоммуникация технологияләреннән файдаланып хокук бозуларны кылуны кисәтү.

Интернет челтәрендә бердәм бөтенроссия куркынычсызлык дәресе “Саннар дәресе” кысаларында сыйныф җитәкчесе, информатика укытучысы З.К. Габдрахманова түбәндәге чаралар үткәрде:

1-5 класслар өчен «куркынычсыз Интернет» класс сәгате.

 «Интернетта балаларның һәм яшьләрнең иминлеге нигезләре» темасы буенча 6-9 сыйныфлар өчен класс сәгате: 

Ата-аналар өчен буклетлар

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International