Балалар бакчасында район күләм семинар үзды

2022 елның 25 марты, җомга

25 март көнне безнең Теләче 1нче балалар бакчасында бакча мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләр эшчәнлеге элементы буларак балалар бакчаларында балаларга компетентлы психологик яктан ярдәм итү ” темасына район күләм семинар булып узды. Семинар барышында балалар катнашында төрле чаралар күрсәтелде һәм семинарның төп темасын яктырткан чыгышлар ясалды, психологлар тарафыннан мастер- класслар уздырылды. Семинар азагында  “ачык микрофон” форматында мөдирләр белән фикер алушы узды һәм районның мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А.Н. бу юнәлештә алдагы эш планнар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International