«Гадел хөкем: А-дан алып Я-га кадәр»

2022 елның 25 марты, җомга

Бүген Теләче урта мәктәбенә укучылар белән очрашуга Татарстан Республикасы Теләче район суды рәисе Рамил Гаптерәүеф улы Бикмиев һәм Татарстан Республикасы Теләче район судының судья ярдәмчесе Люция Азат кызы Садриева килде. «Гадел хөкем: А-дан алып Я-га кадәр» проектын гамәлгә ашыру максатыннан оештырылган очрашуда “Минем хокукларым - минем ирегем” (кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре) темасы яктыртылды.  Проект укучыларга үз хокукларын һәм гамәлдәге законнарны өйрәнүдә ярдәм итә. Очрашу барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап  ала алды. «Гадел хөкем: А-дан алып Я-га кадәр» проекты кысалырында очрашулар дәвамлы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International