“Кошлар безнең  дусларыбыз”

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  24 март көнне “Кошлар безнең  дусларыбыз” дип исемләнгән   уен-виторина  үткәрделәр.  Максаты: балаларны кошларга карата сакчыл, мәрхәмәтле булырга өйрәтү иде.  Уен-викторинада ике команда көч сынашты. Командалар табышмак, мәкаль, шигырь турларында бик актив булдылар.  Катнашучы балаларның кошлар турындагы фикерләре: “Алар табигатькә, кешегә бик зур файда китерәләр.  Шуңа күрә без кошларны сакларга, аларга ярдәм итәргә тиешбез. Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар - табигать сакчылары.   Кошлар безнең ярдәмгә дә мохтаҗ.  Без кошларны бик яратабыз”. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International