Күргәзмә

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Мәдәният хезмәткәре көне-ул мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә тирән хөрмәт күрсәтү. Тормышыбызны искиткеч җырчылар һәм биючеләр, талантлы музыкантлар, китапханәчеләр һәм музей хезмәткәрләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Бу кешеләрдән башка бер генә бәйрәм дә үтми. Бу көнне Айдар авыл мәдәният йортында авыл җирлегенең иҗат коллективлары турында язмалар куелды. Музыканы, биюләрне, рәсем сәнгатен һәм башка мәдәни һәм рухи кыйммәтләрне өйрәтүчеләр һәм популярлаштыручылар турында мәгълүматлар белән танышырга мөмкинлек туды. Мәдәният йортына килүчеләр игътибарына театр,кино, цирк һәм танылган сәнгать полотналары, музейлар, эстрада йолдызлары турындагы китаплар, татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре, альбомнар, танылган актерлары турында әдәбият тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International