Яз фасылы әйләнә-тирә дөньябызны үзгәрткән, табигатькә яңа сулыш өргән кебек, мәдәният тә тормышка ямь өсти, кешелекне рухландыра, иҗади мөмкинлекләр ача. Үзенең гомерен мәдәният белән бәйләгән кешеләр тирән ихтирамга лаек. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәме унаеннан Баландыш мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Күрешергә сәбәп кирәкми" дип исемләнгән очрашу чарасы үткәрелде. Әлеге кичәгә бик күп еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган Рузалия апа Ахметова кунак булып чакырылды.