27 март – Халыкара театр көне. Театр –ул тылсым дөньясы!Театрда хыяллар тормышка аша,күңелләр рухи азык ала.Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра ,берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. . Шул уңайдан 26 март Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Өмет” театр берләшмәсенә йөрүчеләргә “Мастер класс”үткәрделәр. Аларга ничек үзләрен сәхнәдә тотарга,сөйләргә,нинди хәрәкәтләр ясарга кирәклеген аңлаттылар һәм уйнап күрсәттеләр.