27 март көнне Иске Җөри мәдәният йортында «Уйнагыз, гармуннар!» район бәйгесенең гала-концерты булып үтте. Тамашачыларга да, катнашучыларга да язгы кәеф бүләк иткән чарада якташыбыз, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм бәйгедә гала-концертта катнашучы сәнгатькәрләребезне, тамашачыларны тәүге бәйге белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.