8 “В” сыйныфының информатика дәресе гади форматта үтмәде.

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Аны үткәрү өчен Теләче урта мәктәбенә Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Никонов Тимур Викторович  килде. “Саннар дәресе” (“Урок цифры”) кысаларында үткән дәрестә килгән кунак укучыларга интернет һәм аның киңлекләре турында тулырак сөйләде. Җанлы аралашу формасында барган дәрестә укучылар да актив катнашты. Алар Тимур Викторивичка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, министр урынбасары биргән сорауларга җавап кайтарды.

-           “Саннар дәресе” мәктәпләрдә һәр елны үтә. Ул – бик файдалы дәрес алар ярдәмендә актуаль мәгълүматны илебезнең иң ерак районнарыннан да укучыларга җиткерергә мөмкин. Цифрлы технологияләр, интернет белән эшләү принципларын белү бүген бөтен кешегә дә кирәк. Мәктәп эскәмиясеннән үк балаларның бу мәгълүматны белүләре һәм бәлки килчәктә үз карьераларын планлаштырулары бик мөһим. Шунысы сөнедерә, дәресләрнең географиясе даими үсә, чөнки укучыларга цифрлы күнекмәләрне, дәресләрне үстерергә ярдәм итеп, балаларны һәм аларның ата-аналарын киләчәк һөнәрләре белән таныштыра алабыз. Мин бүген аз гына булса да мәгълүмат биреп, аңлатып китә алганмын икән, бик шат” – диде Тимур Викторорович.

Укучылар белән әлегедәй очрашулар соңгысы булмас диде министр урынбасары. Ахырдан укучылар килгән кунак белән күмәк фотога төшеп саубуллашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International