Китапханәче балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде һәм әкиятләр иленә сәяхәт кылырга чакырды. Балаларга моның өчен картаны табарга кирәк иде. Ә аны табар өчен алар табышмакларга җаваплар эзләде. Картаны алгач, катнашучылар кайсы якка барырга кирәклеген тикшерделәр һәм утрау буйлап сәяхәткә киттеләр. Алар төрле әкият геройлары сөйләгән тылсымлы сүзләрне искә төшерделәр, әкиятләрнең исемнәрен ачтылар һәм предметларның кайсы әкиятнеке булуын ачыкладылар, шулай ук әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Бәйрәм ахырында укуның файдасы турында фикерләр яңгырады, шигырьләр укылды, китапханәче балаларга китапларны яратырга, китапханәгә килеп аларны укырга чакырды.