22 март көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Нәни энҗеләр» район конкурсы булып узды. Конкурс үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру максатыннан оештырылды һәм үткәрелде.
Конкурс ике өлештән торды:
"Үзем һәм талантларым турында" – катнашучылар үзләрен тәкъдим иттеләр һәм үз осталыкларын күрсәттеләр (вокал, хореография һәм башка иҗади номерлар).
- "Минем гаиләм-минем горурлыгым" - үз эченә гаилә традицияләрен, ата-бабаларын белүне һәм алар өчен горурлык хисен алды.
Конкурста 6-8 яшьлек балалар катнашты. Чараны балалар бакчасы мөдире Дәүләтшина Алисә Нурислам кызы, өлкән тәрбияче Нуруллина Ания Хәмит кызы, Татар теле тәрбиячесе Сабирҗанова Ләйсән Миңнехан кызы, музыка җитәкчесе Сабирова Сабина Марат кызы әзерләделәр һәм үткәрделәр. Балалар ата-аналар һәм педагоглар белән әзерләнгән иҗади номерларын күрсәттеләр. . Соңыннан балалар Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы педагоглары белән бергә мастер-классларда катнаштылар. Конкурска Теләче муниципаль районы Бөтендөнья Татар Конгрессы район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дәүләтшина Алисә Нурислам кызы, мәгариф бүлеге методистлары Сәетова Анна Николаевна, Сәхәбиева Гөлфинә Мидхәт кызы йомгак ясадылар. Һәр катнашкан бала дипломга һәм истәлекле бүләккә ия булды.