25 нче март көнне Теләченең 1 нче балалар бакчасы базасында район балалар бакчасы мөдирләре өчен «Коррекция-үсеш элементы буларак балаларга компетентлы психологик ярдәм күрсәтү» дигән темага семинар үткәрелде.
Музыкаль сәламләү һәм театральләштерелгән тамашалар белән уртанчылар, өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Мастер-классларны педагог-психологлар Зиннәтова Гөлшат Равхәт кызы (Теләченең 1 нче балалар бакчасы) һәм Баева Адилә Геннадьевна (Теләче 3 нче балалар бакчасы) үткәрделәр.
Ачык чаралардан соң Теләченең 3 нче балалар бакчасы укытучы-логопеды Шәймәрданова Миләүшә Наил кызы, Теләченең 1 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Нуруллина Ания Хәмит кызы, музыка җитәкчесе Сабирова Сабрина Марат кызы, мәгариф бүлеге методист – психологы Фатыйхова Ландыш Марат кызы, мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Сәетова Анна Николаевна чыгыш ясадылар. Чарадан соң тема буенча фикер алышулар дәвам итте, алга таба эшчәнлек өчен максатлар билгеләнде.