Ел саен 27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелә.

2022 елның 1 апреле, җомга

Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала.... Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате — милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы. Шул уңайдан  Айдар авылы китапханәсендә  “Театр - тылсымлы учак” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә театр оешу тарихы, театрга хезмәт иткән, анда тормыш асылын һәм мәгънәсен күргән татар театрының күренекле артистлары турында сөйләүче китаплар урын алды. Шулай ук “Якташлар театр сәхнәсендә” дигән буклетлар, спектакль буларак уңышлы куелган матур әдәбият әсәрләре дә тәкъдим ителде. Барлык теләүчеләрне безнең күргәзмәгә килергә, театрның тылсымлы дөньясына сәяхәт итәргә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International