Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы, чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрум. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, бию һәм физик күнегүдән кәнагәтьлек ала. 5 апрель көнне Караширмә авылы клубында да "Сәламәтлек - зур байлык" дигән тема астында әңгәмә үтте. Ә бу әңгәмәне балалар күнегүләр белән ныгыттылар.