«Чит тел - мәдәниятләр диалогы»

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен шартлар тудыру максатыннан, 2022 елның 31 мартында, Татарстан Республикасы Буа шәһәренең 5 нче гимназиясе базасында «чит тел - мәдәниятләр диалогы» дип аталган төбәкара фәнни — гамәли конференция узды. Конференциядә укучылар өч юнәлеш буенча үзләренең тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр: "Илне өйрәнү", "Филология" һәм "Туган якны өйрәнү". Конференциядә Иске Җөри урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зарипова Нурзилә Айрат кызы (фәнни җитәкчесе - инглиз теле укытучысы Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы) катнашты. "Туган якны өйрәнү" секциясендә ул үзенең тикшеренү эшен уңышлы яклады һәм III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International