Көлке көне.

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең.Көлгән вакытта кешенең йөзгә якын бит мускулы хәрәкәткә килә. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гомерен озайта. Менә нинди зур көчкә ия ул көлү! Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә.Безнең Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында  Көлке көне узды, балаларга шатлык алып килүчеләрдән клоуннар булды. Кызыклы тамашаны әзерләүдә  музыка җитәкчесенә Сафина Р.К.га, тәрбияче Гимадиева Г.И.га зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International