30 март көнне Казаклар авылы китапхандә “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен "Экранга бәйлелек" дип исемләнгән әңгәмә узды.

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

 Бүгенге тормышны заманча коммуникация чараларыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Бер яктан дөньяви челтәр – ул җиңел юл белән мәгълүмат табу, яңа танышлар булдыру, туганнар, якыннар белән җиңел юл белән элемтәдә тору, ә икенче яктан күп вакытны экран каршында утыру балалар өчен бик зыянлы. Балаларга әңгәмә барышында интернет, социаль челтәрләрнең зыянлы яклары турында сөйләнде. Шулай ук “Интернет кешенең дустымы әллә дошманымы?” дигән темага фильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International