Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. үткәргән «Үз кулларың белән зоопарк» дәресләрендә балалар белән зоопаркта яшәүче хайваннар, кошлар һәм бөҗәкләр пластилиннан ясала. Дәрес барышында балалар җәнлекләрне генә түгел, зоопаркта хайваннарны караучы кешеләрне дә бик теләп ясыйлар. Бу дәресләрдә педагог иҗади фикерләүне үстерүгә басым ясый. Ә пластилин - файдасы бик зур булган уникаль материал булып санала. Һәр дәрестән соң пластилин зоопаркында яшәүчеләр тагын да күбрәк урнаша.