Быелгы балалар китабы атналыгы рус язучысы Корней Чуковскийның тууына 140 ел тулуга багышлана.

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Шул уңайдан Күкчә авылы китапханәсендә балалар өчен юбилярның әкиятләре буйлап сәяхәт оештырылды. Чарада катнашучылар Чуковскийга багышланган китап күргәзмәсе белән танышты, киң күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел кебек сыйфатларга өндәүче "Доктор Айболит", "Мойдодыр", "Муха Цокотуха" һ. б. әсәрләрен искә төшерде, әдәби викторина сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International