Укучыларның язгы каникулларын файдалы итеп үткәрү өчен әзерләнгән бу чарада балалар бик теләп катнаштылар.
Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Шахмат уенының иң төп әһәмияте - кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Шахмат уены акылны чыстарта, фикерләү сәләтен үстерә.