1 апрель көнне Шармыш авылы китапханәчесе яшь укучыларны Халыкара кошлар көненә багышланган «Открой для себя удивительный мир птиц» уенына чакырды.

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Балалар бу чарада катнашып, кошлар, аларның яшәү урыны һәм гадәтләре турында белемнәрен киңәйттеләр. Китапханәче балаларның игътибарын табигатьне саклауга, игелек, шәфкатьлелек күрсәтүгә юнәлтергә тырышты. Чара «Скворцы» һәм «Совы» командалары арасында тәрбияви уен формасында үтте, анда катнашучылар «Тайны пернатых», «Птичьи профессии», «Продолжи фразу», «Чей это голос” ярышларында белемнәрен күрсәтте. Ахырда «Пернатые - наши друзья» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International