Кошлар - табигать күрке, алар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез.

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Ел саен 1 апрельдә  Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга кысаларында Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Кошлар -безнең дусларыбыз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучылар кайбер кошларның тормышыннан кызыклы вакыйгалар, кошларның табигатьнең мөһим өлеше булуы турында белделәр. Балалар үзләренең яраткан кошларын рәсемгә төшерделәр. Шулай ук кошлар турында сорауларга җаваплар әйтелде, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар искә төшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International