Балалар китабы

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

2 – апрель- Халыкара  балалар китабы көне буларак билгеләп үтелә. Балалар китабы озак еллар бкена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста,уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.Шул уңайдан 1 нче апрель көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесен үзебезгә мәктәпкәчә яшьтәгеләр торкеменә  чакырдык .Аның белән берлектә “ Халыкара балалар китабы”көненә багышлап  “Әкият илендә кунакта” дигән бәйрәм чарасы үткәрдек. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр, "Китап паровозигы" һәм "Әкиятне җый" дигән күңелле уеннар уйнадык, табышмакларга җавап бирделәр, яраткан әкиятләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International