Язгы каникул көннәрендә китапханәләрдә укучылар өчен матур бәйрәм булып торучы балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы уздырыла.

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

1943 елда балалар язучысы Лев Кассиль башлангычы белән гамәлгә кергән бу бәйрәмнең төп геройлары булып бүген дә Китап, Укучы, Язучы һәм Китапханә тора.

 2 апрель көнне Айдар авыл китапханәсе дә «Библиокорабльдә әдәби круиз» дип исемләнгән мавыктыргыч программа оештырды. Китапханәче барлык катнашучыларны да  китап геройлары иленә сәяхәткә чакырды. Алар кызыклы викториналарда һәм «Искә төшер әле», «Әкияти лабиринт», «Доктор Айболитның табышмаклары» дигән төрле биремнәрдә, тизлеккә уку буенча  конкурсында катнаштылар. «Әдәби глобус» биремендә төрле ил язучылары һәм аларның иҗаты белән якыннанрак таныштырылды. «Кызыклы китаплар галәме»  күргәзмәсенә күзәтү ясалды һәм килгән укучылар үзләренә ошаган китапларны өйләрендә уку өчен сайлап алды.

Китап атналыгы яшь китап сөючеләр өчен бик кызыклы үтте. Аларга тәмле күчтәнәчләр  һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International