9 май - ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне.

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш. Шул уңайдан Иске Карабаян авылы китапханәчесе, узенең нәни китап укучылары белән, авылда яшәүче тыл ветианнарын бәйрәм белән котлап, азык-төлек салынган зур пакетларны һәм Җиңү бәйрәме уңаеннан котлау открыткаларын ветераннарның өйләренә илтеп тапшырдылар. Балалалар ветераннарны котлап матур шигырьләр сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International