6 май көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Мин – журналист” I Республика күләм конкурсның йомгаклау этабы – конкурста җиңү яулаган катнашучыларны тәбрикләү чарасы булып үтте. Бу чарада бик күп кенә мәртәбәле кунакларыбыз катнашты: Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов; журналист, галим, филология фәннәре докторы, профессор, Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре , Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Заһит улы Гарифуллин; Бөтендөнья татар конгрессында әйдәп баручы референт Ләйсән Фәукат кызы Исхакова катнашты. “Мин – журналист” конкурсында Теләче, Арча, Саба, Балык Бистәсе районнырыннан 8-11 сыйныф укучылары “Иң яхшы журналистик материал”, “Иң яхшы фотохезмәт”, “Иң яхшы видеосюжет”, “Иң яхшы блогер” номинацияләрендә иҗади эшләре белән катнаштылар.