9 нчы Май якынлашу сәбәпле Олы Мишә урта мәктәбендә Җиңү бәйрәменә багышланган “Батырларга мәңгелек дан!” дип аталган әдәби музыкаль монтаж белән чыгыш ясадылар. Чарада Теләче районы газетасы “Татмедиа” АҖ филиалы җитәкчесе –баш мөхәррир Хузин Ленар Йосыф улы, авыл җирлеге башлыгы Җәмәлетдинов Фиргат Билалетдин улы да катнашты. Алар барлык кешеләргә илдә тынычлык теләделәр, ахырдан сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлләргә венок салдылар.