Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү.

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

8 май көнне Баландыш авылында Бөек  Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан митинг үтте,батырлар истәлегенә һәйкәл ачылды.Әлеге тантаналы чарада Теләче муниципаль район башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы да катнашты.

Чарада мәктәп укучылары Россия күләмендә узучы “Үлемсез полк” акциясенә кушылып сугыш батырларының портретларын күтәреп авыл урамнары аша уздылар.Авыл уртасындагы һәйкәлгә венок салдылар,батырларны 1 минут тынлык  белән искә алдылар.Соңыннан мәктәп укучылары  бәйрәм концерты куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International