Олы Мишә урта мәктәбе китапханәсендә 15 томнан торган “Мәктәп китапханәсе – Бөек Җиңүнең 77 еллыгына” сериясеннән күргәзмә оештырылды. Бу сериягә тупланган әсәрләрдә, фронт истәлекләрендә, документаль язмаларда, очеркларда тылда һәм фронтта тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәткән каһарманнар, аларның туган илгә тугрылыклыгы тасвирлана.
Әлеге китапларны укыганда, күңелләр тетрәнә, һәм барыбызга да “мондый сугыш дәһшәтләре беркайчан да кабатланмасын иде” дип теләргә генә кала.