9 май көнне Теләче ял паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган ярышлар булып узды.

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Волейбол ярышларында ир-атлар командалары арасында 1 урынны «Бигәнәй» командасы алды, 2 урынны – «Теләче» командасы, 3 урынны –«Иске Җөри»командасы.

Мини-футбол буенча ярышларда 1 урынны – «Теләче корыч профильләре» командасы, 2 урынны – «Теләче» командасы, 3 урынны - «Магистраль»командасы яулады.

Пневматик винтовкадан ату буенча ярышларда:

Кызлар арасында 1 урын – Сәхәбиева Сиринә, 2 урын – Гимадиева Динә һәм Заһидуллина Илсөя, 3 урын-Нуруллина Айсина.

Ир – атлар арасында 1 урын – Нәҗипов Раил, 2 урын – Назлычев Салават, 3 урын – Сафин Айнур, 4 урын-Сәхәбиев Рәсүл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International