Шармыш авыл китапханәсе "Балаларга Бөек Ватан сугышы-2022 турында укыйбыз" дип исемләнгән XIII Халыкара акциягә кушылып яшь укучыларны «Мы о подвигах читаем, стать героями мечтаем» әдәби сәгатенә чакырды. Чара барышында китапханәче балаларга куркыныч сугыш, совет халкына Җиңүнең нинди бәя белән бирелүе турында сөйләп узды. Соңыннан тематик күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады. Очрашу вакытында балалар белән А.Твардовскийның "Рассказ танкиста", С.Алексеевның «Рассказы о маршале Коневе» кебек китаплар укылды һәм сорауларга җаваплар бирелде. Катнашучылар үзләренең әби-бабайларының, туганнарының сугыш турында уй-кичерешләре һәм истәлекләре белән уртаклашты.